Бавлы
Title 1

Бавлы

назад вперед

Җырлыйм туган якны, җырлыйм Баулы якны...

Баулым


Ганс Сәйфуллин көе
Сәгыйть Әхмәтҗанов сүзләре


Баулым таулы-таулы,
Тауларында шаулый
Җил-давылдан саклап, әй, урман.
Шунда бабам туган,
Буразналар ерган,
Мең хәсрәтен чәчеп моң урган.

Хисләр ташкынына
Салып башкаеңны
Баулы тавын йөгреп менсәнә -
Йөрәккәең ярсыр,
Җирең узенә тартыр
Купме генә биек менсәң дә.

Сагышларым алып,
Җырларыма салып
Ерак-еракларга юл алсам,
Офыкларда томан,
Адашырмын сыман,
Тавыш бирче, Баулым, югалсам.


Баулы

Ганс Сәйфуллин көе
Гөлшат Зәйнашева сүз.


Ык буенда кошлар сайрап
Уята алсу таңны.
Алсу таң белән уяна,
Шуңа ямьледер Баулы.

Кушымта:
Ык сулары бормалы,
Баулы юллары таулы.
Тау астында бакча кебек,
Гөлбакча кебек Баулы.


Нефть ул - илнең байлыгы,
Нефть ул - «кара алтын».
«Кара алтын» бар дөньяга
Танытты Баулы халкын.

Кушымта.
Ык суы туган җир буйлап,
Ерактан агып килә.
Баулыда туып-үскәннәр
Дуслыкның кадерен белә.

Кушымта.


Баулы ягы тау гына

Вил Усманов көе
Асия Юнысова сүзләре


Алсу таңнарын сихәтли
Иманлы азан моңы.
Баулы кичен ямьләндерә
Илһамлы тальян чыңы.

Баулы ягы, Баулы ягы,
Баулы ягы тау гына.
Тау итәге тал гына шул,
Син чакырып ал гына,
Хәзер кайтам Баулыга!

Кояш нуры төшә микән
Каршы якның тавына?
Йомшак җилләр искән чакта
Сәлам юллыйм Баулыма!

Баулы ягы, Баулы ягы,
Баулы ягы тау гына.
Тау итәге тал гына шул,
Син чакырып ал гына.

Хәзер кайтам Баулыга!
Тау битендә җир җиләге
Пешеп җиткәндер инде.
Безнең өйгә төшәр килен
Үсеп җиткәндер инде.

Баулы ягы, Баулы ягы,
Баулы ягы тау гына.
Тау итәге тал гына шул,
Син чакырып ал гына,
Хәзер кайтам Баулыга!

Баулы төне зыңлап тора,
Күктә — йолдыз яңгыры.
Ут сүндерми мине көтә
Әнкәм, рәхмәт яугыры.

Баулы ягы, Баулы ягы,
Баулы ягы тау гына.
Тау итәге тал гына шул,
Син чакырып ал гына,
Хәзер кайтам Баулыга!